Казан Егетларе - Пестречинский район Songtexte

Songtexte Пестречинский район - Казан Егетларе




Туган ягым ямьле Мишә буе
Ташып ага ул да язлар җиткәч
Бар байлыгың белән данлы ягым
Бәхетемнең башкаласы Питрәч
Чал тарихы белән кызыклы да
Җырлы-моңлы чишмәләре белән
Сагынуларым кушып агышына
Урман юлларыннан кайтып киләм
Питрәч - син минем уйларым уртасы
Питрәч - син минем таяну ноктасы
Йолдызлар алкышлый төн җиткәч
Балкыйсың үзең дә син Питрәч
Һөнәрчеләр белән күренекле
Халкым горур уңган булган диләр
Кайсы якка язмыш ташласа да
Җанда яши икән туган җирләр
Питрәч - син минем уйларым уртасы
Питрәч - син минем таяну ноктасы
Йолдызлар алкышлый төн җиткәч
Балкыйсың үзең дә син Питрәч
Питрәч - син минем уйларым уртасы
Питрәч - син минем таяну ноктасы
Йолдызлар алкышлый төн җиткәч
Балкыйсың үзең дә
Балкыйсың үзең дә
Балкыйсың үзең дә син Питрәч



Autor(en): казан егетларе



Attention! Feel free to leave feedback.