Гузель Уразова - Горэп яшэргэ paroles de chanson

paroles de chanson Горэп яшэргэ - Гузель Уразова



Якыннар, дуслар җыелса,
дөнья түгәрәкләнә.
Теләкләрнең иң изгесен бүген,
сезгә телисе килә...
Сәламәтлек, саулык гел ташып торсын,
өйләрегез һәрчак, бай һәм мул булсын.
Шатлыкта, бәхеттә бу ямьле җирдә,
татыулыкта яшәргә...
Сәламәтлек, саулык гел ташып торсын,
өйләрегез һәрчак, бай һәм мул булсын.
Шатлыкта, бәхеттә бу ямьле җирдә,
яшәргә, безгә яшәргә.
Тормыш - диңгездәй дулкынлы,
ашкынып ага көннәр.
Дулкыннар бер нидә түгел безгә,
чыдам булсын җилкеннәр.
Сәламәтлек, саулык гел ташып торсын,
өйләрегез һәрчак, бай һәм мул булсын.
Шатлыкта, бәхеттә бу ямьле җирдә,
татыулыкта яшәргә...
Сәламәтлек, саулык гел ташып торсын,
өйләрегез һәрчак, бай һәм мул булсын.
Шатлыкта, бәхеттә бу ямьле җирдә,
яшәргә, безгә яшәргә.
Күңел моңга тулган чакта,
җырлыйк бер рәхәтләнеп.
Сагышларга юл куймыйча һәрчак,
яшик әле сөенеп...
Сәламәтлек, саулык гел ташып торсын,
өйләрегез һәрчак, бай һәм мул булсын.
Шатлыкта, бәхеттә бу ямьле җирдә,
татыулыкта яшәргә...
Сәламәтлек, саулык гел ташып торсын,
өйләрегез һәрчак, бай һәм мул булсын.
Шатлыкта, бәхеттә бу ямьле җирдә,
яшәргә...
Сәламәтлек, саулык гел ташып торсын,
өйләрегез һәрчак, бай һәм мул булсын.
Шатлыкта, бәхеттә бу ямьле җирдә,
татыулыкта яшәргә...
Сәламәтлек, саулык гел ташып торсын,
өйләрегез һәрчак, бай һәм мул булсын.
Шатлыкта, бәхеттә бу ямьле җирдә,
яшәргә, безгә яшәргә...




Гузель Уразова - Мэхэббэт ул шундый...
Album Мэхэббэт ул шундый...
date de sortie
30-09-2016




Attention! N'hésitez pas à laisser des commentaires.