Казан Егетларе - И туган тел paroles de chanson

paroles de chanson И туган тел - Казан Егетларе




И туган тел и матур тел
Әткәм-әнкәмнең теле
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы
Иң элек бу тел белән
Әнкәм бишектә көйләгән
Аннары төннәр буе
Әбкәм хикәят сөйләгән
Аннары төннәр буе
Әбкәм хикәят сөйләгән
И туган тел Һәрвакытта
Ярдәмең белән синең
Кечкенәдән аңлашылган
Шатлыгым кайгым минем
Кечкенәдән аңлашылган
Шатлыгым кайгым минем
И туган тел Синдә булган
Иң элек кыйлган догам
Ярлыкагыл дип үзем һәм
Әткәм-әнкәмне Ходам
Ярлыкагыл дип үзем һәм
Әткәм-әнкәмне Ходам
Әткәм-әнкәмне Ходам



Writer(s): казан егетларе



Attention! N'hésitez pas à laisser des commentaires.