Айдар Ракипов - Милэш paroles de chanson

paroles de chanson Милэш - Айдар Ракипов



Тәлгәш-тәлгәш кызыл миләшләргә
Кошлар назлап кына орыныр
Кошлар кебек мин дә сусадым бит
Назланырга синең җылыңда
Кызыл миләш ачы була, диләр
Яшерен сөю татлы буладыр
Кошларыма яшәү биргән сыман
Өмет-дәрман өстәп торадыр
Кызыл миләшләрнең кызыллыгы
Кызыктырган, ахры, кошларым
Ятлар кочагында гомер кичә
Үтибездер язмыш кушканын
Миләш кызыллыгы вакытлыча
Миләш кызыллыгы бер мизгел
Миләш белән кошның сөюедәй
Нигә соң мин сиңа тиң түгел
Кызыл миләш гүя утта яна
Ирененә кошның кагылгач
Яшәвемнең яме сүнеп бара
Назларыңнан синең аерылгач
Кызыл миләшләрнең кызыллыгы
Кызыктырган, ахры, кошларым
Ятлар кочагында гомер кичә
Үтибездер язмыш кушканын
Миләш кызыллыгы вакытлыча
Миләш кызыллыгы бер мизгел
Миләш белән кошның сөюедәй
Нигә соң мин сиңа тиң түгел
Кызыл миләшләрнең кызыллыгы
Кызыктырган ахры кошларым
Ятлар кочагында гомер кичә
Үтибездер язмыш кушканын
Миләш кызыллыгы вакытлыча
Миләш кызыллыгы бер мизгел
Миләш белән кошның сөюедәй
Нигә соң мин сиңа тиң түгел
Миләш кызыллыгы вакытлыча
Миләш кызыллыгы бер мизгел
Миләш белән кошның сөюедәй
Нигә соң мин сиңа тиң түгел
Тиң түгел



Writer(s): айгөл валиуллина, риваль хисматуллин


Айдар Ракипов - Эзлим Мин Табармын
Album Эзлим Мин Табармын
date de sortie
01-06-2020




Attention! N'hésitez pas à laisser des commentaires.