Гузель Уразова - Куллар кулда текст песни

Текст песни Куллар кулда - Гузель Уразова



Чиксез җиһан киңлегендә
Якты йолдыз син ул дидең
Меңнәр арасыннан иркәм
Сине сайлап, сине сөйдем
Куллар кулда
Күзләр күздә
Кирәк түгел
Артык сүз дә
И Ходаем, теләгем бер
Парлы гомер, бир син безгә
Сөюебез ялкынында
Җылынырбыз икәү, иркәм
Нинди бәхет Ходай безгә
Чын мәхәббәт бүләк иткән
Куллар кулда
Күзләр күздә
Кирәк түгел
Артык сүз дә
И Ходаем, теләгем бер
Парлы гомер, бир син безгә
Күз тимәсен, сүз кермәсен
Арабызга гомер буе
Киләчәктә көтсен безне
Мәхәббәтнең алтын туе
Куллар кулда
Күзләр күздә
Кирәк түгел
Артык сүз дә
И Ходаем, теләгем бер
Барлык гомер, бир син безгә
Куллар кулда
Күзләр күздә




Гузель Уразова - Неизданное, Vol. 2
Альбом Неизданное, Vol. 2
дата релиза
14-04-2020




Внимание! Не стесняйтесь оставлять отзывы.