Lyrics Китә алмыйм - Skit - УСАЛ & Malsi Music
Без
йөзәбез...
Дөнья
ап-ак
күбек.
Без
йөзәбез,
менә,
шашкан
кебек,
Безгә
тәкъдир
язган
бөтен
ләззәт
Бергә
килеп
баштан
ашкан
кебек,
Мин
китәргә
тиеш
таңга
чаклы,
Ә
бу
кичә
кабатланачакмы?
Кабатланачакмы
бу
кичә
—
Китә
алмыйм
шуны
белмичә
Тирбәләбез,
бу
җир
— бишек
Юк,
ул
көймә...
Без
барабыз
ишеп
Кеше
кулы
койган
матурлыклар
Безнең
белән
бара
тирбәлешеп
Бездән
соң
да
шулай
барачакмы?
Бу
диварлар
мәңге
калачакмы?
—
Меңләп
сорау,
меңләп
уй
кичә
Китә
алмыйм
шуны
белмичә
Бездән
соңгы
буын
кемчә
сөйләр?
Яңгырармы
анда
безнең
көйләр?
Кабатланачакмы
шушы
кичтә
Без
ант
эчкән
татлы
бу
тәгъбирләр?
Безнең
дәвам
шулай
яначакмы?
Арып-талып
уйга
калачакмы?
—
Китә
алмам,
дөнья:
— Юк!
— дисә
Китә
алмыйм
шуны
белмичә
Кеше
бәхетенә
җиткән
хәтле
Саклармы
җир
затлы
хакыйкатьне
Ялган
матурлыкка
төрмичә?
—
Китә
алмыйм
шуны
белмичә
Меңләп
сорау,
меңләп
уй
кичә
...Киләчәккә
бара
алмый
кеше
Бара
алмый
шуны
белмичә
Укый
Нурбәк
Батулла,
автор
– Мөдәррис
Әгъләм
1 Кем син? - Skit
2 УСАЛ
3 IDGAF
4 Нәрсә ул мәхәббәт
5 Хаталанып
6 Мәңгегә - Skit
7 Урманнарга
8 Азатлык
9 Ит
10 Янып бет
11 Элпә - Skit
12 Сөйлә
13 Умай - Skit
14 Сәяхәт '95
15 Ялгышам
16 1552
17 Гашыйк - Skit
18 Тәззәл
19 УЯН
20 Китә алмыйм - Skit
Attention! Feel free to leave feedback.