Фирдус Тямаев - Нэрсэ Сон Ул, Бэхет? Lyrics

Lyrics Нэрсэ Сон Ул, Бэхет? - Фирдус Тямаев



Нәрсә соң ул бәхет, әйтегезче?
Кемнәр ничек күрә, ул бәхетне
Бәхет бит ул таркалмаган
Туган нигезең булса
Бәхет бит ул кайтып керер
Җылы өең булса
Бәхет бит ул сау-сәламәт
Әти-әниең булса
Сине аңлый торган яратканың
Сөйгән ярың булса
Бәхет бит ул балаларың оныкларың белән
Гаиләң тулы булса
Нәрсә соң ул бәхет, әйтегезче?
Кемнәр ничек күрә, ул бәхетне
Бәхет бит ул туганнарың белән
Туган җанлы булсаң
Бер-береңә ярдәм итеп
Хәлен белеп торсаң
Бәхет бит ул чын дусларың белән
Гомер корсаң
Бу сынаулы тормышны
Бергә җиңеп барсаң
Бәхет бит ул үз юлыңны үзең ярсаң
Алга барсаң
Нәрсә соң ул бәхет, әйтегезче?
Кемнәр ничек күрә, ул бәхетне
Ә мин болайрак уйлыйм:
Бәхет бит ул иртән торып
Мин бәхетле дисәң
Бәхет бит ул сау-сәламәт булып
Аягыңда йөрсәң
Бәхет бит ул бу тормыштан гел канәгать булып
Гомер сөрсәң
Бәхет бит ул туган илем, туган җирем диеп
Янып йөрсәң
Бәхет бит ул көндә таңнан кыйблабызга карап
Бер аллаһка дога кылып рәхмәт әйтсәң



Writer(s): фирдус тямаев


Фирдус Тямаев - Нэрсэ сон ул, бэхет?
Album Нэрсэ сон ул, бэхет?
date of release
13-04-2024




Attention! Feel free to leave feedback.