Шакур - Ефәк Lyrics

Lyrics Ефәк - Шакур




Сөлге чигәм асыл җепләр белән
Йөрәк хисен салып бу җырга
Насыйп булса иде бу бүләгем
Мәйданнарда җиңгән батырга
Әйләнә карусель. әйләнә сәгатемнең көмеш уклары
Әйләнә бар дөнья, өермәсе белән туздырып булганын
Бер ни тормый tissot. муендагы алтын муенса
Барысы да тимер кисәге, җаныңда бер грамм кешелегең калмаса
Ничә ай бер хәбәрсез!? радарларымда юк хәрәкәт
Шикәрсез кофе. converse'лар. худи ялан тән өстенә
Үтәлмәгән антлар. таш булып өстериләр аска
Кораб бары тик сал. корабның җилкәннәрен җил назламаса
Сөлге чигәм асыл җепләр белән
Йөрәк хисен салып бу җырга
Насыйп булса иде бу бүләгем
Мәйданнарда җиңгән батырга
Кемгә саный кәккүк? абонентны алырга мөмкин түгел
Мондый номерлы абонент юк. телефон китабы. минус бер
Барлык хисләремне, ахыр чиктә бүләм икегә
Иң биек тауларда басып торган чакта, бу таулар барыбер җилкәләремдә
Хәтер күтәрә тузан, күләрне йомсаң
Барысы утә. уйлап карасаң
Хәтер күтәрә тузан, күзләрне йомсаң
Ефәк җеп белән ямаулар салсаң
Ефәк җепләр белән сөлге чиктем
Уртасында чәчәк-гөл генә
Җиңеп алсаң, егет, бу бүләкне
Вәгъдә бирәм сиңа мәңгегә



Writer(s): алмаз курбанов, халим залялов


Шакур - Ефәк
Album Ефәк
date of release
29-03-2023




Attention! Feel free to leave feedback.