ГЫЙЛЕМ - Агым paroles de chanson

paroles de chanson Агым - ГЫЙЛЕМ



Эләктем агымга, бертуктаусыз агымга
Эләктем агымга, бертуктаусыз агымга
Кемдер эзли, кемдер таба, кемдер чыга, кемердер кала
Дөньяны үзгәртеп булмый, үзеӊне үзгәртеп кара
Тамак төбенә утыра юл буенда яткан тузан,
Тагын шул сукмактан китеп аяк киемнәре туза.
Инде ничә еллар үтеп, күпме вакыт зая узган
Үзгәрешләр мине ташлап, очып киткән козгын сыман
Көн башлана кабат шул ук урыннан - төтенгә баткан урамнан
Уйда фикерләр буталган, кеше сүзе урап алган
Балачактан хыял белән карыйм киләчәк тормышка
Ләкин һаман көтеп торам шул көннәрне иске тукталышта
Агымда, бертуктаусыз агымда
Эләктем агымга, бертуктаусыз агымга
Кемдер эзли, кемдер таба, кемдер чыга, кемердер кала
Дөньяны үзгәртеп булмый, үзеӊне үзгәртеп кара
Теләкләр үтәлер иде, кесә тулы акча булса
Якын туганым югары, яхшы урында утырса
Кыю булсам, тавыш булса, зур шәһәрдә тормыш корсам
Иӊ бәхетле булыр идем сәбәп уйлап чыгармасам
Юк, уйлар үзгәрми, яфрак кебек агып баргач
Мәшакатьсез генә яшәп һәм барсына риза булгач
Башны аска иеп йөрдем ләкин алдым үземне кулыма
Адым ясап карамыйча, чыгып булмый шул агымнан
Эләктем агымга, бертуктаусыз агымга
Эләктем агымга, бертуктаусыз агымга
Кемдер эзли, кемдер таба, кемдер чыга, кемердер кала
Дөньяны үзгәртеп булмый үзеӊне үзгәртеп кара
Уян! Дип үземә эндәшәм,
Туйдырмады мени ялгыз яшәү?
Яшьтәшләреӊ инде гайлә корган
Ә син әле һаман бала сыман
Вакыт бара алга таба
Якыннашасыӊ утызга
Биргән вәгъдәләргә кырау
Төшеп тамырлары кора
Юк, юк, юк ялгышма
Үткәнне үзгәртә алмыйсыӊ кабул итергә кала
Ачу хисенә бирелеп йөрәгеӊә кайгы салма
Агымга каршы гына барган кеше хәлдән тая
Соӊ түгел, тормышныӊ яӊа битен
Башлар өчен кирәк бары тик синеӊ теләгеӊ
Һәм шул теләккә таба атлап адымнар ясарга
Ләкин агым көче кире үз ягына гына тарта




ГЫЙЛЕМ - Адым
Album Адым
date de sortie
27-08-2020




Attention! N'hésitez pas à laisser des commentaires.