Фируза - Эни кадере paroles de chanson

paroles de chanson Эни кадере - Фируза



Әнкәемнең уйчан карашыннан
Күрәм аның узган тормышын
Әнкәемнең уйчан карашыннан
Күрәм аның узган тормышын
Кайгы-хәсрәт белән сынаган
Авыр үткән ачы язмышын
Кайгы-хәсрәт белән сынаган
Авыр үткән ачы язмышын
Әнкәемнең җылы кулларыннан
Тоям аның йөрәк җылысын
Әнкәемнең җылы кулларыннан
Тоям аның йөрәк җылысын
Шул кулларда изрәп, тыңлап үстем
Бишек җырларының иң моңлысын
Шул кулларда изрәп, тыңлап үстем
Бишек җырларының иң моңлысын
Күкрәк сөтең белән сеңгән иман
Саклый мине гомер юлымда
Күкрәк сөтең белән сеңгән иман
Саклый мине гомер юлымда
Изгелегең кайтсын мең әйләнеп
Дога итәм туар таңымда
Изгелегең кайтсын мең әйләнеп
Дога итәм туар таңымда
Мин рәхмәтле әнкәй барына



Writer(s): фируза насибуллина


Фируза - Учак Ягыйк
Album Учак Ягыйк
date de sortie
17-02-2023




Attention! N'hésitez pas à laisser des commentaires.