Radif Kashapov - Китмә Казаннан текст песни

Текст песни Китмә Казаннан - Radif Kashapov




Китмә Казаннан, урамыңда яңа асфальт салдылар
Китмә Казаннан, карлар, ниһаять, кузгалдылар
Китмә Казаннан, арткы рәтләрдә шыксыз тынлык
Китмә Казаннан, башкалага килә караңгылык
Миндә сабырлык җитәрлек
Үзем өчен сорамыйм
Шәһәр сине юксына
Шәһәр сине юксына
Шалтырата
Хатлар яза
Шалтырата
Хатлар яза
Китмә Казаннан, җәен аңа кайта матурлыгы
Китмә Казаннан, кискен таңнарның кызыллыгы
Китмә Казаннан, бистәләрнең татарлыгы
Китмә Казаннан, яшьләр-картларның акыл саулыгы
Миндә сабырлык җитәрлек
Үзем өчен сорамыйм
Шәһәр сине юксына
Шәһәр сине юксына
Шалтырата
Хатлар яза
Шалтырата
Хатлар яза
Шәһәр сине юксына
Шалтырата
Хатлар яза
Шалтырата
Хатлар яза



Авторы: кашапов радиф фаритович


Внимание! Не стесняйтесь оставлять отзывы.