Айрат Ганиев - Серле кузлэр текст песни

Текст песни Серле кузлэр - Айрат Ганиев



Серле күзләр, шомырт төсле күзләр,
Моңсуланып ниләр уйлысыз?
Сезне күрсәм, таба алмыйм сүзләр,
Күңелемне һаман борчийсыз.
Сезне күрсәм, таба алмыйм сүзләр,
Күңелемне һаман борчийсыз.
Уйчан күзләр, диңгез сыман күзләр,
Ялкын белән нигә уйнысыз?
Сулар сипсән, тере ялкын сүннәр,
Шаярулар бүген урынсыз.
Гөлчәчәкләр җыйдым сайлап кына,
Чәчәкләрнең җыйдым алсуын.
Шул чәчәкләр сөйләп бирер сиңа
Йөрәгемнең сөю ярсуын.
Шул чәчәкләр сөйләп бирер сиңа
Йөрәгемнең сөю ярсуын.



Авторы: Rustem Yahin


Айрат Ганиев - Серле кузлэр
Альбом Серле кузлэр
дата релиза
05-11-2021




Внимание! Не стесняйтесь оставлять отзывы.