ГЫЙЛЕМ - Селкен Lyrics

Lyrics Селкен - ГЫЙЛЕМ



Без сиӊа бүген, без сыман үткен
Көебезне тыӊлатабыз вакытыӊ күпме?
Күпме, вакыт таралып бара юкка
Гомер елга сыман ага алга таба
Урында торырга ярамый бу дөньяда
Так алга, йә артка тарта безне замана
Тагылып кына, барып булмый еракка
Ярдәм көтмичә, басып кара аякка
Миннән булмый дип ятканчы, бар нәрсәгә зарланганчы
Тәрәзәдән кара ачып, ташны яра язгы тамчы
Ашыкма, иренмә җиде тапкыр үлчәргә
Тырышлык белән табыла ачкыч һәр бер ишеккә
Уйда булган теләгеӊне, чынга ирештер бүгеннән
Көтеп торма уӊай көнне, килеп җитми ул мәӊге дә
Бирешүгә, җиӊелүгә кирәкми үкенергә
Бездән сина бар бер киӊәш - бары тик селкенергә
Селкен селкен, көн саен селкен
Ут сыман тиз һәм ук кебек үткен
Бүген, бул шуӊа селкен
Каушама селкен, таш булма селкен
Ничә еллар аша, купме уйлар башта
Ләкин әни хаман куша улым ныграк аша!
Үз үзеӊә патша бул әйләнмә ташка
Һәрчакта әзерлән салкын һәм бик озын кышка
Чылбыр булып буып ала, уйдагы курку багана
Төбенә ялганып кала, тарта кире артка таба,
Тик күӊел ашкына алга, югарыга биек тауга
Никадәр авыр булса да, кирәк бит адым ясарга!
Сәбәпләр эзләмичә, тешеӊне тешкә кысып
Бөртекләп куатне җыеп, үзеӊә каршы басып
Хөҗүм иткән фикерләрне бөтеннәй үзгәртергә
Үзеӊне керткән киртәдән кире чыгып китергә
Акыл гел алда булсын, аӊлап куй һәр өтерне
Аны гөл сыман үстер һәм тулсын белем өйеме
Тырма башына басмастан кабат азаплар күреп
Бар эшкә дә тотынрыга баш миләрен селкетеп
Селкен селкен, көн саен селкен
Ут сыман тиз һәм ук кебек үткен
Бүген, бул шуӊа селкен
Каушама селкен, таш булма селкен



Writer(s): раниль гилмутдинов


ГЫЙЛЕМ - Селкен
Album Селкен
date of release
17-09-2018




Attention! Feel free to leave feedback.