ГЫЙЛЕМ - Адым Lyrics

Lyrics Адым - ГЫЙЛЕМ



Көн үтә, алда ни көтә?
Хыял арттан этә, кая китә вакыт?
Һәркем дә, омтыла бәхеткә
Каян була аны табып?
Хәрәкәттә бәрәкәт,
Тормыш үзе бит ул зур сәяхәт
Ничек югалмаска аныӊ юлында?
Сорауларга җавап табырга, шуӊа:
Кирәк адым, адым
Тагын бер адым
Адым, адым, адым
Тагын бер-ике адым
Һәркешенеӊ үз ишеге һәм кыйбласы
Һәм юлына карап сайлаган арбасы
Фикерләр туры килми, уйлар аерыла
Үзеӊ белгәнчә атла тормыш максатына
Синеӊ һөнәр - синеӊ байрак
Ашлык җыя торган урак
Куаныч китерә төгәл
Кызыксынып кылган гамәл
Исеӊдә тот бу сүзләрне:
"Һич юк камиллекнеӊ чиге"
Теләк белән барган юлда
Бәхет атлый синеӊ янда
А, а, адым
А, а, адым
А, а, а, а, адым
А, а, а, а, адым
Тулсын акыл хәзинәсе
Ул бит тормыш нәтиҗәсе
Бар дөньяны яхшытасы
Ул чын кеше вазифасы
Шуӊа таба яса адым
Артта калма, алга адым
Шуныӊ өчен тагын адым
Алга адым, адым, адым




ГЫЙЛЕМ - Адым
Album Адым
date of release
27-08-2020




Attention! Feel free to leave feedback.