Ильсия Бадретдинова - Торып бас (Remaster) Lyrics

Lyrics Торып бас (Remaster) - Ильсия Бадретдинова



Көзге каршысына басам да,
Әнкәй, синең белән сөйләшәм.
Шул ук күзләр, шул ук җыерчыклар,
Еллар уткән, мин дә үзгәргән.
Әнкәй, ә син хәтерлисең микән?
Хәтерлисең, күзләр яшьләнә.
Әйтеп аткан идем кызуланып,
Өйрәтмә син мине яшәргә!
Менә, әни, ул көн килеп җитте.
Миңа бүген нәкъ шул сүзләрне
Күзләремә карап улым әйтте,
Белсәң иде ничек тузгәнне.
Әнкәй, бәгърем, әгәр булдыралсаң,
Кичер мине тиле кызыңны.
Аңлатсам да, сүзләр җитмәс, сизәм,
Кочаклыйм да, елыйм, улымны.
Әнкәй, менә бүген минем искә төште,
Ул чак миңа 15 яшь иде.
Җәйге төннең уткәнен дә сизми,
Иртә белән генә керелде.
Ә син, әнкәй...
Ә син, әнкәй, күз дә капмагансың,
Каршы алдың мине ишектән.
Елый-елый тиргәгәнең әле
Менә хәзергә дә ишетәм.
Әнкәй, ул чак мин үз үземә
Бик зур үскән кебек тоелдым.
Ничек инде син мине аңламыйсың, әнкәй?
Мин бит инде хәзер зур булдым.
Әнкәй, бәгърем, әгәр булдыралсаң,
Кичер мине тиле кызыңны.
Аңлатсам да, сүзләр җитмәс, сизәм,
Кочаклыйм да, елыйм, улымны.
Хәер, әнкәй, мондый хәтирәләр,
Яши-яши шактый җыелды.
Син кисәттең, кайнар күз яшьләрен
Рәнҗеш булып миңа коелды.
Гафу ит, әнкәй...
https://lyricstranslate.com



Lyrics added by: Анастасиз


Ильсия Бадретдинова - Торып бас (Remaster)
Album Торып бас (Remaster)
date of release
02-11-2021




Attention! Feel free to leave feedback.