Zulya - Kaitu paroles de chanson

paroles de chanson Kaitu - Zulya




Син кайткан шәһәрнең
Калмаган дәшәре:
Дәртме ул, мәхшәрме
Тукталышта?
Тугарма җаныңны,
Бу шәһәр кануны:
Ул сине танымый,
Юк, ялгыш та.
Һәм монда синнән тыш,
Бары кич, бары кыш
Тын ала сулыгып.
Бу кайту тынлыгы.
Бу кайту бәясе:
Син кочак җәясең
Тарттырып җәясен
Ерактан ук
Сагая үткәнең:
Син инде бүтәнме?
Үзгәрдең? күптәнме?
Бу хакта, юк,
Дәшмә, бер сүз дәшмә.
Кем ул? көрме? яшьме?
Кем ул? тиң көндәшме?
Көн хакиме
Кем ул? җил кубарып,
Син атлыйсың бары.
Ул күпкә югары,
Әллә кимме?
Ләкин син, асылда,
Инде бу фасылда
Узышлардан гарык.
Бу кайту нибары.
Бу кайту, һәм ул да
Син калдырган юлда
Юнәлеше булган
Исемсезлек.
Бу дәртнең сүрәне,
Бу соңгы сөрәнең,
Ул шуңа күрәме
Кискен сүзле.
Ләкин, күр, еракта
Яктылык тарата
Кемнеңдер көйрәтеп
Калдырган йөрәге.



Writer(s): Zulya Nazipovna Kamalova




Attention! N'hésitez pas à laisser des commentaires.