Айрат Ганиев - Әй, Дәрья paroles de chanson

paroles de chanson Әй, Дәрья - Айрат Ганиев




Дәрьяларда ай-кояш бар, ай-кояш
Дөньяларда ниләр бар, дип, кил, сораш
Дөньяларда таптым сагыш, таптым моң
Әти, җаным, киңәшергә ахры соң...
Минем яну-көюләрне ни басыр?
Безнең алда күрешүләр ни гасыр?
Чишмә-судыр дигән идем бу дөнья
Юк, түгелдер көмеш агым, бу дәрья
Дәрья чиге коеп куйган кыядыр
Нечкә күңел җан-рухларны тоядыр
Ачы яшем түгелмидер һич юкка
Тамчы-тамчы дәрья җыела җан-рухтан
Юк өсте дә, юк асты тирән икән
Бер керәм дә чыгамын димә икән
Сыкрансам да кайчак, әй, дәрья диеп
Язмыш баса: бу - үзең, дөньяң диеп



Writer(s): масгуда шамсутдинова


Айрат Ганиев - Әй, Дәрья
Album Әй, Дәрья
date de sortie
07-11-2022




Attention! N'hésitez pas à laisser des commentaires.