Айрат Ганиев - Серле кузлэр paroles de chanson

paroles de chanson Серле кузлэр - Айрат Ганиев



Серле күзләр, шомырт төсле күзләр,
Моңсуланып ниләр уйлысыз?
Сезне күрсәм, таба алмыйм сүзләр,
Күңелемне һаман борчийсыз.
Сезне күрсәм, таба алмыйм сүзләр,
Күңелемне һаман борчийсыз.
Уйчан күзләр, диңгез сыман күзләр,
Ялкын белән нигә уйнысыз?
Сулар сипсән, тере ялкын сүннәр,
Шаярулар бүген урынсыз.
Гөлчәчәкләр җыйдым сайлап кына,
Чәчәкләрнең җыйдым алсуын.
Шул чәчәкләр сөйләп бирер сиңа
Йөрәгемнең сөю ярсуын.
Шул чәчәкләр сөйләп бирер сиңа
Йөрәгемнең сөю ярсуын.



Writer(s): Rustem Yahin


Айрат Ганиев - Серле кузлэр
Album Серле кузлэр
date de sortie
05-11-2021




Attention! N'hésitez pas à laisser des commentaires.