Juna - ul jyr текст песни

Текст песни ul jyr - Juna



Ул жыр сине эзләп табар әле
Синең эздән барыр
Бикфорд бавындагы
Ут кебек
Бер җылатыр әле, сулкылдарсың
Үз капкасын тапмый
Бәргәләнгән
Тәгәрәгән
Мескен туп кебек!
Ул ут барыр янып синең эздән
Кит офыкка
Хет аш болытка
Яшен уты кебек гөлтләп янар
Күк чакмасын чагып, төнен табар
Ялкын булып тамар
Онытма!
Онытма!
А, ул сине бер уятыр әле
Мең уйлатыр әле
Яңадан
Үкенечле моңым бар аңарда
Куңел яраларын дәваларга
Табылмас шул
Булмас дәвалар!
Мин бу җырны сиңа атап юллыйм
Бер сагынсын диеп Киләчәк
Ник тыңладым, диеп, үкенерсең
Бер күрерсең әле
Бер күрерсең
Ул киләчәк сиңа
Киләчәк!
Күк астына аны җибәрәм мин
Болытларга
Атылып сайрар
Тургай янына
Комач усак итеп
Кабызам аны
Икәү йөргән
Мирәт тавында!
Әфсен итеп
Мин җибәрәм аны
Суга балык
Күккә кош итеп
Ул җыр сине эзләп табар әле
Тавышыңнан танып
Ишетеп
Ул сагынып тәрәзәңә килер
Эңгер төшкәч
Зәңгәр кич җитеп
Ул җыр сине эзләп табар әле
Бер янарсың
Зәңгәр ялкында!
Бик ерак та түгел
Бик якын да
Ул җыр
Синең хакыңда
Шигырь авторы Роберт Әхмәтҗанов



Авторы: ания файзрахманова, роберт ахметзянов, тимур милюков


Juna - afsen - EP
Альбом afsen - EP
дата релиза
23-12-2022




Внимание! Не стесняйтесь оставлять отзывы.