Juna - Qabatlanu текст песни

Текст песни Qabatlanu - Juna



Көннәрнең көннәрдә
Гөлләрнең гөлләрдә
Җилләрнең җилләрдә
Кабатлануы!
Хисләрнең хисләрдә
Кичләрнең кичләрдә
Яшьлекнең яшьлектә
Кабат януы
Кояшның офыкта
Янгырның болытта
Минутның минутта
Кабатлануы!
Күңелнең күңелдә
Язларның язларда
Назларның назларда
Кабатлануы!
Таңнарның таңнарда
Эңгернең эңгердә
Гомернең гомердә
Кабатлануы!
Елларның елларга
Елганың елгага
Тармакның тармакка
Тармаклануы!
Тормышның - тормышта
Сулышның - сулышта
Тумыштан тумышка
Канатлануы!
Шигырь авторы Роберт Әхмәтҗанов



Авторы: александра мустафина, роберт ахметзянов


Juna - afsen - EP
Альбом afsen - EP
дата релиза
23-12-2022




Внимание! Не стесняйтесь оставлять отзывы.