ГЫЙЛЕМ - Биергә текст песни

Текст песни Биергә - ГЫЙЛЕМ



Әй! Әй! Безнең көй уйный
Кичкә биергә яшьләр, җыела башлый
Матур матур кызлар тезелеп басканнар
Кыю егетлләр килгәнен көтеп торалар
Әйдә әйдә энем, без уйлап тормыйк
Бөтен җыелган халыкны селкетеп алыйк
Басып кына торып вакытны тик үткәрмик
Биеп бөтен кешегә без үрнәк күрсәтик
Карап торам бер чибәр кыз басып тора янымда
Нишләп бик моңсу торасың, килче минем яныма
"Бас кызым Әпипә"- дигәмне көтмә син
Бары тик синең биюеңне күрергә телим бит мин
Якында торган егетләр кызыгып карый миңа
Кыюрак булсагыз булырсыз минем урынымда
Борчылып тормыйча гына үзеңне ал кулыңа
Без әйткән сүзләрне тыңла Һәм, үзең дә кабатла
Әйдә әйдә кил, әйдә кил биергә
Әйдә әйдә кил, әйдә кил биергә
Әйдә әйдә кил, әйдә кил биергә
Әйдә, кил биергә!
Эй! Эй! Эй! Эй! Безнең көй уйнап тора
Син, син, син, син синдә кил безнең яңга
Оялып тормыйча гына кушыл безнең агымга
Яхшы кәеф килми атламасаң алдына таба
Мин дә элек шундый булдым оялып тора идем
Ләкин хәзер фикерләрне бөтеннәй үк үзгәрттем
Күрә торып минем хатаны син дә кабатлама
Бөтен күәтеңне чыгарып бетер бүген монда
Сәгатеңә карап торып вакытыңны санама
Иртәгә нишләрмен мин? - дип башларыңны катырма
Иртән торып чәй эчәрсең чәк-чәк куеп алдыңа
Безне тыңла безне ишет барысы да шәп булла
Аракы кирәкми безгә, кирәк тугел тәмәке
Безнең кәеф хәрчакта да югары күтәренке
Баскан җирдән утлар чыга, бөтен дөнья яңгырый
Сине монда чакырабыз әйдә кил дип кабатлыйк
Әйдә әйдә кил, әйдә кил биергә
Әйдә әйдә кил, әйдә кил биергә
Әйдә әйдә кил, әйдә кил биергә
Әйдә, кил син биергә!
Безнеӊ көй уйный, ә без хаман биибез
Өйгә кайтырга, без бүген теләмибез
Көй кояш сыман, дөньяны җылыта
Шартлаткыч кебек, бүлмәне яӊгырата.
Бие, бие, биегән бит әби белән бабаеӊ да
Бие, җилкәләрне селкет аска-өскә, уӊга-сулга
Оялмыйча, тизерәк кушыл, башны борма кирегә
Җыр мәгнәсе бары өч сүздә генә - Әйдә кил биергә!
Әйдә әйдә кил, әйдә кил биергә
Әйдә әйдә кил, әйдә кил биергә
Әйдә әйдә кил, әйдә кил биергә
Әйдә, кил биергә!



Авторы: гыйлем


ГЫЙЛЕМ - Биергә
Альбом Биергә
дата релиза
09-11-2018




Внимание! Не стесняйтесь оставлять отзывы.