УСАЛ & Malsi Music - 1552 paroles de chanson

paroles de chanson 1552 - УСАЛ & Malsi Music



Кабер ташлары миңа нидер сөйли
Ләкин берни аңламыйм
Җеп өзелгән, тел югалган
Укып була тик бер генә сан, бер генә сан
Тик бер, бер генә сан, бер генә сан
Тик бер, бер генә сан, тик бер генә сан
Бер генә сан, бер генә сан
Бер генә сан, бер генә сан, 1552
1552, 1552, хәтеремдә 1552
Кулымда пәке, чирәм тәмәке
Сине юк итү, икегә ике
Синең урының ләүкә һәм сәке
Мин бу бинада, түшәмгә сикер
Мин бу бинада, ишекләр бикле
Мин богауларда үлгәнче тикле
1552, 1552, без идек, без идек
Озак җырладык, озак биедек, озак йокладык
Иртәгә телем бетсә
Бугыма бүген миңа бу ирек
Бугыма бүген миңа бу ирек
Бугыма бүген миңа бу ирек
Минем тәнемдә кан тулы сөлек
Минем тәнемдә пыяла сөяк
Минем канымда эрегән өмет
Минем уемда эрегән шәһвәт
Ерткычлар өчен бу дәүләт җәннәт
Вөҗдан сакларга бар әзер келәт
Намус сакларга бар әзер келәт
Иман сакларга бугыма кирәк
1552, 1552
Колны күпме генә газапласаң да, ул булыр синеке
Бүре башы унике, синең баш тулы сидек
Татар башы ул милек
Минем башым тиенлек
Бу юрган бик калын
Бу юрган бик авыр
Күтәрү бик кыен, бик кыен, бик кыен
Бу юрган бик калын, бу юрган бик калын
Кичерү бик кыен, бик кыен, бик кыен
Бу юрган бик калын, бу юрган бик калын
Оныту бик кыен, бик кыен, бик кыен
Бу юрган бик калын, бу юрган бик калын
Уяну бик кыен, бик кыен, бик кыен
1552, 1552
Юрганыбыз әле һаман да бина хәтле биек, анысы да китек
Төзелгән исемлек зобани кулында
1944 татарга урын юк үз ватанында
Һәм бу минем канымда
1552, 1552, без идек, без идек
Озак сүгендек, озак сугыштык, озак талаштык
Иртәгә иркем бетсә
Бугыма бүген миңа бу телем
Бугыма бүген миңа бу телем
Бугыма бүген миңа бу телем
Агып чыга каным Нурбәк каны кебек
Бөек халык улы, ә син буласың кем
Балачактан күкрәк кагып өйрәттеләр
Ышандыр үзеңне, без бөек
Галимнәр сизода, без бөек
Рәисне кудылар, без бөек
Әлифба тапталган, без бөек
Аксакал ялкында, без бөек
Пенисист-рәссамнар, без бөек
Туган тел тыелган, без бөек
Юрган урнына үзебезгә
Чорнап куйдык ак, зәңгәр, кызыл кәфенлек
Нинди генә юл сайласаң да, сине
Егып төшеру авыр түгел кебек
Үзгәрергә вакыт җитте
Кага ишек 1552
Бу юрган бик калын
Бу юрган бик авыр
Күтәрү бик кыен, бик кыен, бик кыен
Бу юрган бик калын, бу юрган бик калын
Кичерү бик кыен, бик кыен, бик кыен
Бу юрган бик калын, бу юрган бик калын
Оныту бик кыен, бик кыен, бик кыен
Бу юрган бик калын, бу юрган бик калын
Уяну бик кыен, бик кыен
Бер генә сан, бер, бер, бер генә сан
Бер, бер, бер генә сан, бер, бер, бер генә сан
Бары тик бер генә сан
Бары тик бер генә сан
Бары тик бер генә сан




УСАЛ & Malsi Music - Сәяхәт
Album Сәяхәт
date de sortie
27-01-2023



Attention! N'hésitez pas à laisser des commentaires.