УСАЛ & Malsi Music - Сөйлә paroles de chanson

paroles de chanson Сөйлә - УСАЛ & Malsi Music



Бу, конечно, бу теманың оборона өчен бик файдасы зур иде
Музыка һәм аның дуңгыз симертүдә файдасы
Йо
Музыка өлкәсендә сине
Поэзия саклый алмас
Ботаника саклый алмас
Биология саклый алмас
Музыка өлкәсендә сине
Поэзия саклый алмас
Ботаника саклый алмас
Биология саклый алмас
Сөйлә миңа хакыйкатьне
Күптән онытылган үзгәргән телемне
Сөйлә чынбарлыкны сөйлә яшермичә
Әче булса да тәме
Сөйлә ирек богауларсыз иркен тормыш
Күкрәк тутырып азатлык
Сөйлә тәмләп һәр иҗеген кычкырып
Бу сүзләрен миңа шундый тансык
Сөйлә сөю назлы үбешү кебек
Татлы ярату ымлауын
Сөйлә тирле тәннәр ябышып тирбәлүен
Бармакларны ялауны
Сөйлә дуслык һәрвакыт әзер
Булышырга җылы һәм тугры кулны
Сөйлә якыннарын терәк булып торырдай
Яклый алучы арканы
Сөйлә аек акыл үткен зиһен
Бертуктамас хәрәкәт
Үз-үзеңә ышану бу дөньяны
Үзгәртерлек илһам вә дәрт
Сөйлә миңа хыялга үрелү
Сүнмәс учак сынмас иман
Сөйлә берсүзен дә калдырмыйча
Мин тыңларга арымам
Сөйлә өмет ышаныч гафу
Үзем күптән кулланмаган сүзләрне
Сөйлә кабат кабат кабат һәм кабат
Тәмам исемә төшергәнче
Сөйлә көн саен сулар өчен
Тагын бер сәбәпне табу
Ничек кенә язмыш изаласа да
Барыбер кыйблага кайту
Сөйлә якты көннәр күбәләкләр
Кеше тулы шәһәрләр
Сөйлә торгызылган күперләр
Сөйлә тишекләрсез диварлар
Сөйлә миңа вәхшилек өчен
Җавап тоткан һәр залимне
Канга туймас бирәннәр тулы төрмә
Котылгысыз хөкемне
Сөйлә миңа тынычлыкны
Мәңгегә туктатылган сугышлар
Кайтып кергән улларын каршылаган
Юеш күзле Аналар
Сөйлә миңа кичерү яшьләрен
Гөнаһларны юдырту
Тик сөйләмә миңа онытуны
Юк сөйләмә син аны
Сөйлә әрнүсез йөрәкне
Сөйлә төзәлгән яраны
Сөйлә чикләрсез ирекне
Сөйлә якынайган араны
Сөйлә әрнүсез йөрәкне
Сөйлә төзәлгән яраны
Сөйлә чикләрсез ирекне
Тик сөйләмә миңа онытуны
Шедевр
Музыка өлкәсендә сине
Поэзия саклый алмас
Ботаника саклый алмас
Биология саклый алмас
Музыка өлкәсендә сине
Поэзия саклый алмас
Ботаника саклый алмас
Биология саклый алмас
Музыка өлкәсендә сине
Поэзия саклый алмас
Ботаника саклый алмас
Биология саклый алмас
Музыка өлкәсендә сине
Поэзия барысы да мәгънәсез
Ботаника барысы да мәгънәсез
Биология барысы да мәгънәсез
Синең өчен шулай тилердем мин!
Синең өчен, синең өчен сөяк кимердем
Синең өчен үләргә мин әзер
Синең өчен генә үлмәем
Синең өчен шулай тилердем мин!
Синең өчен, синең өчен сөяк кимердем
Синең өчен үләргә мин әзер
Синең өчен генә үлмәем
Нигә көләсез, көлмә!




УСАЛ & Malsi Music - Сәяхәт
Album Сәяхәт
date de sortie
27-01-2023



Attention! N'hésitez pas à laisser des commentaires.