УСАЛ & Malsi Music - Нәрсә ул мәхәббәт paroles de chanson

paroles de chanson Нәрсә ул мәхәббәт - УСАЛ & Malsi Music



Нәрсә ул мәхәббәт, зиһенем сукыр
34нче көземнең хатирәсе бик авыр
Аяк астында күпер, күзләрем ике кутыр
Казансу елгасы төбе әзерли миңа кабер
Сөртә алмадым хәтер, йөрәгем мәңге әрнер
Кызык нинди сораулар туа, ничек тураклый гомер
Ничек күтәрә алмас кайгы белән каласың бергә бер
Ничек баш миен тутыра күмер
Нәрсә ул мәхәббәт, җавап эзләү лазем
Бикле келәт баш тармасы, Иблис һәм берүзем
Ә бәлки ул берни түгел, ә бәлки ул Тәңрем
Иркен дөнья буяп куйган тик элпәле күзем
Мәрхәмәтсез вакыт буйсындыра фасикъ йола
Бәхетемнән әҗәт алу күгәнлектә уйнау
Яра куе тама, көрәш юкка тома
Мин ышана алмыйм үземә, ничек ышаныйм сиңа
Оят, курку, зина, харам
Ачу, әфьюн, хаин, яра
Зәһәр, хөсет, бушлык, нәфрәт
Син сорама миннән нәрсә ул мәхәббәт
Оят, курку, зина, харам
Ачу, әфьюн, хаин, яра
Зәһәр, хөсет, бушлык, нәфрәт
Син сорама миннән нәрсә ул мәхәббәт
Нәрсә ул мәхәббәт, икейөзле адәм
Мин сайладым үзем сине һәм менә үтерәм
Гөнаһларым белән тутырырга бар җәһәннәм
Гафу итәрсеңме мине, әгәр мин үтенсәм
Чабып өзәрсеңме башымны, әгәр тезләнсәм
Бары тик бер генә дога үрмәли иренемнән
Зинһар, калдырма рәхмәтеңнән
Күтәрә алмас газапларны китермә
Нәрсә ул мәхәббәт, актарылган ярам
Яшел дару ике грамм, мин югалам
Тышкы дөньядан сакланыр өчен казып куйдым зиндан
Шайтан йокламый беркайчан, шуңа мин гел уяу
Бишегемнән кәфенлеккә хәят укый Йасин
Битарафлык очлы пычак, синең кулың хаким
Кирәк иде җылы кочак, хәзер берни кирәкми
Түзәр идем барысына, сүзеңә ничек түзим
Җылы, өмет, кояш, дуслык
Хыял, бәхет, ирек, шатлык
Гаилә, ярдәм, хәләл, хөрмәт
Мин белергә теләр идем нәрсә ул мәхәббәт
Җылы, өмет, кояш, дуслык
Хыял, бәхет, ирек, шатлык
Гаилә, ярдәм, хәләл, хөрмәт
Мин белергә теләр идем нәрсә ул мәхәббәт
Төзәлмәс ярама багышлыйм
Мин сине онытмам
Ләкин син миңа бүтән хуҗа түгел, 95




УСАЛ & Malsi Music - Сәяхәт
Album Сәяхәт
date de sortie
27-01-2023



Attention! N'hésitez pas à laisser des commentaires.