УСАЛ & Malsi Music - Азатлык paroles de chanson

paroles de chanson Азатлык - УСАЛ & Malsi Music



Минем тарих гауга тулы буш йорт
Кан, югалту тәме, аңкый билгесезлек
Бабаларым нигезләре мәҗнүн онык
Фәтва бирүченең васыяте үлек
Бу төрмәдән мин яхшырак күрәм сезне
Сукыр сынган, изаланган кавем, кызыл төкрек
Алар безне казыттылар чокыр, ятып калырга дип
Күмеп хәлсез гәүдә, тик без салдык орлык
Һәм бер генә шигарь безнең бугазларда
Һәм бер генә шигарь безнең бугазларда
Һәм бер генә шигарь безнең бугазларда
Һәм бер генә шигарь безнең бугазларда
Туганнан ук синнән таланган Азаталык!
Халкым үз кулы белән мине буа, Азатлык!
Минем үле тәнемнән агып чыга Азатлык!
Беркайчан да сорама тартып ал Азатлык!
Минем мирас буш шәһәрләр тыны
Гарип һәйкәлләрнең чырайлары имгәк
Мәмләкәтне җимерүчеләр иртәгәсе коллар
Фалчыларның фаразлары канлы түшәк
Бу төрмәдән мин яхшырак күрәм сезне
Сукыр сынган, изаланган кавем, кызыл төкрек
Алар безне казыттылар чокыр, ятып калырга дип
Күмеп хәлсез гәүдә, тик без салдык орлык
Һәм бер генә шигарь безнең бугазларда
Һәм бер генә шигарь безнең бугазларда
Һәм бер генә шигарь безнең бугазларда
Һәм бер генә шигарь безнең бугазларда
Туганнан ук синнән таланган Азаталык!
Халкым үз кулы белән мине буа, Азатлык!
Минем үле тәнемнән агып чыга Азатлык!
Беркайчан да сорама, тартып ал Азатлык!
Җитәр, күптән җиткән
Гарык күптән бу сүзләрдән
Бу куркуны кисеп алырга кирәк
Кая очлы пычак, тизрәк
Һәм ул минем тәнемә керә
Туганнан ук синнән таланган Азаталык!
Халкым үз кулы белән мине буа, Азатлык!
Минем үле тәнемнән агып чыга Азатлык!
Беркайчан да сорама тартып ал Азатлык!
Азатлык!
Азатлык!
Азатлык!
Азатлык!




УСАЛ & Malsi Music - Сәяхәт
Album Сәяхәт
date de sortie
27-01-2023



Attention! N'hésitez pas à laisser des commentaires.